Ишан сайлап куелмый

29 мая 2013

23-24 май көнне Казанда бөтенрусия дин әһелләре җыены үткәрелгәннән соң, Болгар җыены вакытында хәбәрчебез Рәшит Минһаҗ Чуашстан Диния нәзарәте рәисе, Русия Үзәк Диния нәзарәтенең Мәскәүдәге Үзәк төбәк мөфтие Әлбир хәзрәт Кыргановка мөрәҗәгать итеп тәэсирләре белән уртаклашуын сорадык. – Менә, Аллага шөкер, егерме елдан артык оешкан төстә Изге Болгар җыены үткәрелә. Дөрес, халкыбыз моңарчы да бу изге җиргә сукмагын өзмәде, даими йөреп торды. Әйтик, үземнең дә кечкенә вакытта бабаларыма ияреп, Шыгырданнан бирегә килгәнем булды. Инде хәзер җыен елдан-ел оешканрак төстә бара. Хәзер милли, дини оешмалар бергәләшеп, бу эшкә Бөтендөнья татар конгрессы да кушылып, Татарстан хөкүмәте зур ярдәм күрсәтеп, Болгар яңадан тергезелеп, яңарып килә. Шулар артыннан безнең рухи, җан яңарышы булыр әле дип өметләнеп торабыз.Татар имамнары җыены да – бик вакытлы мәрасим, күрешү мәйданы. Бер күре­шеп шушылай сөйләшеп алу – бик файдалы эш. Боларның бер хәерле нәтиҗәсе булыр дип ышанабыз. Шөкер, ел да нинди дә булса үзгәреш, бер­ничә адым алга китеш бар. Әйтик, быел кабул ителгән дини-милли үсеш концепциясе бик кирәк. Башка диннәр­нең дә бергәләшеп кабул ителгән шундый карар-про­граммалары бар. Дөрес, кон­цепциядә кайбер уйлап, киңә­шеп бетерәсе маддәләр бар әле. Әйтик, халкыбызны борчыган мәсьәләләрнең берсе – уртак фәтвалар булмавы. Һәр авылда аерым бер әттәхият дигән шикелле, гыйльми җә­һәттә төрле тарткалашулар бар. Хәнәфи мәзһәбеннән, Ру­сиядә яшәгән мөселман­нар­ның вәзгыятеннән чыгып язылган фәтвалар булырга ти­еш. Дини идарәләр каршында Голәмәләр шурасы бар, аларны эшләтеп җибә­рергә, аларга йөкләргәме – моны хәл итәсе бар. Мәсәлән, хиҗаб мәсьәләсендә ил президентын аптыратасы түгел, үзебезнең дин әһелләребез фәтва чыгарырга тиеш. Әнә Карадавиның, исламга каршы дәүләт дип, Русияне яманлаган фәтвалары булган иде. Югыйсә без монда егерме миллион мөселман яшибез, меңләгән мәчетләребез бар. Ни кызганыч, шуны аңлаткан, шул җәһәттән чыгарылган фәтвалар булмады. Янә татарларда булган тә­саувыф, ягъни суфичылык мәсьә­ләсе хакында да киңә­шергә кирәк. Сер түгел, күп кенә мөселманнарыбыз, биг­рәк тә яшьләребез үзлә­ренә читтән рухи остаз эзли. Халкыбызның үз остазы, үз ишаны булырга тиеш дигән мәсьәлә куела. Әлбәттә, аны сайлап куеп кына булмый. Алланың бер рәхмәте белән килеп чыга ул. Элек, Диния нәзарәте оешканга кадәр ишаннарыбыз халкыбызны тәсаувыф юлыннан алып барган. Бу мирас әле ныклап өйрәнелмәгән. Диния нәза­рәт­ләре кәгазьдә теркәлү белән бергә, дөресрәге, беренче чиратта, рухи мәркәзгә әверелергә тырышырга тиеш. Үз заманында нәзарәтләр оешуга ризасызлык булса да, мөселманнарыбызга рухи ос­таз булырлык ишаннар яшә­гән. Алар дини идарәләр, мөфтиләр белән бергәләшеп эшләгән. Ни кызганыч, хәзер­ге вакытта бу юнә­лешебез юк. Шуңа күрә яшьләребез, дини таяныч таба алмыйча, чит-ят, радикаль фиркаләргә кереп китә. Бездә кайберәүләрдәге шикелле, Алла солдатлары булдырабыз дип, үз авызларына карап торучы мөритләр әзерләмәгәннәр. Татардагы суфичылык, нигездә, мәгъри­фәткә, белемгә нигезләнгән булган. Милләтебезгә татар ишаны да кирәк, дип берничә кеше чыгыш ясады. Догалар кылыйк: бәлкем ул кеше Болгар җирендә яшәр, шулай бер бәрәкәт килер. Сер түгел, үзләрен суфи дип атап халкыбызны бутап йөргән суган суфилары да бар. Теләсә кем үзен суфи дип игълан итәргә тиеш түгел, аны уенчыкка әйләндерергә ярамый. Аннан зыян гына киләчәк. Бүген яшьләребез Интернетта утырып, үзләренә рухи остазлар эзләгәндә, дини идарәләр, галимнәр бу мәсьә­ләне игътибарсыз калдырса, әлеге юнәлештә һәр төрле уеннар килеп чыгарга мөм­кин. Бүген аз булса да тәса­увыфны аңлаучылар бар. Суфичылык иртәгәдән тергезелер дип әйтә алмасак та, озак­ламый аякка басуы ихтимал.P.S. Сүз уңаеннан шуны да җиткерәсем килә: Болгар җыены алдыннан Уфада, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Бабич белән күрешкәндә, ислам әдәбиятын тыелган китаплар исемлегенә кертү мәсьәләсен дә кузгаттык. Төрле аяныч хәлләр килеп чыкмасын, бигрәк тә классик дин галимнәребезнең китаплары тыелмасын өчен, РФ Юстиция министрлыгы каршындагы экспертлар советын ислам дине галимнәре, Диния нә­зарәте вәкилләре белән тулыландырырга, ныгытырга кирәк дигән тәкъдимне җиткердек, диде Әлбир хәз­рәт."Ватаным Татарстан"

ЦРО Региональное Духовное Управление Мусульман Пензенской области
442544, Пензенская обл., г. Кузнецк, ул. Молодой Гвардии, д. 184 б
Тел. 8 (84157) 2-02-93
E-mail: rdum@muslime-penza.ru

ЦРО Региональное Духовное Управление Мусульман Пензенской области