Версия для печати

Имамыбыз белем үстерү курсларын үтте

01 ноября 2013

Казанда Идел буе федераль бүлгесе имамнарының белемнәрен күтәрү курсларының беренче этабы тәмамланды. Федераль дәрәҗәдә оештырылган бу проектның максаты - Русиядә традицион ислам илаһиятен үстерү. Чувашстан Мөфтияте юлламасы буенча беренче булып бу курсларны республикабыздан Батыр районы Озын Куак авылы имам – хатыйбы Рәис хәзрәт Яфизов үтте.

Узган пәнҗешәмбе көнне имамнарның белемнәрен күтәрү Үзәгендә таныклыклар тапшыру тантанасы булды. Имамнар “Мөселман дини оешмасын җитәкләүнең теориясе һәм практикасы” курсларын үтүләре турында таныклыклар алдылар. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия ислам университеты ректоры, академик Рафик Мөхәммәтшин катнашты.

Беренче этапта курсларны Мордва, Чуашстан, Татарстаннан республикаларыннан, Сембер, Пермь өлкәләреннән 30 имам узды. Аларга ислам дәресләреннән тыш, тарих, хокук, идарә тәртипләре дә укытылды. Лекцияләрне ислам университетының иң яхшы укытучылары алып барды.

Имамнарның белемнәрен үстерү курслары дәвам итә. 4 - 14 нче ноябрьдә булачак курсларда Комсомольск районы Урмай мөхтәсибәте имам – мөхтәсибе Фәнис хәзрәт Сафиуллин катнаша.